16+

"Бердәм Россия" стартка әзерләнә

Март уртасында Татарстанның Буа, Нурлат, Бөгелмә, Лаеш һәм Питрәч районарында РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашулары башланды.

Март уртасында Татарстанның Буа, Нурлат, Бөгелмә, Лаеш һәм Питрәч районарында РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителү өчен алдан тавыш бирүдә катнашучыларның сайлаучылар белән очрашулары башланды.


Бөгелмәдә сайлау алды чараларын РФ Дәүләт Думасы депутаты, саклану комитеты әгъзасы Ринат Хәеров белән Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова башлап җибәрде.

- Үз мөмкинлекләреңне тормышка ашыру өчен республикабызда бөтен шартлар да бар, - диде үз чыгышында Ирада Әюпова. - Татарстан - иң күп финанслана торган төбәкләрнең берсе. Россия ярдәм күрсәтергә һәрчак әзер. Моның өчен максатларны һәм бурычларны төгәл билгеләргә, проблеманы финанс-икътисадый яктан дәлилләргә, документларны дөрес әзерләп, вакытында тапшырырга кирәк, без шулай эшлибез дә.
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Нурлат районында яшәүчеләр белән очрашты. Аралашу барышында ул Татарстан авыл хуҗалыгының торышына бәя бирде, районны үстерү планнары белән бүлеште, шулай ук сайлаучыларның сорауларына җавап бирде.

Питрәчтә сайлаучылар игътибары өчен «КлинЭкоКазань» оешмасының юридик мәсьәләләр буенча директор урынбасары Родион Ефремов белән Татарстанның су полосы федерациясе вице-президенты Ирек Зиннуров ярышты. Кешеләрнең тормышын яхшырту, монополистларга иярмәү, яшәү минимумын арттыру - Родион Ефремов программасының төп тезислары. Ирек Зиннуров үз чыгышында ватанпәрвәрлек темасы алга чыгарды.

- Безнең илдә патриотик тәрбия дөрес алып барылды, әмма көтмәгәндә бөтен нәрсә юкка чыкты, аның урынына яшьләргә бүтән әйбер бирә алмадык. Шушы ук сәбәп аркасында бүгенге Украинада тотрыклылыкны какшата торган оешмалар барлыкка килде. Андагы хәлләрнең үзебездә кабатлануын теләмәсәк, патриотик тәбрия мәсьәләләрен югары дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк, - диде ул.

Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, вакытлыча эшсез Максим Конов һәм "АМИ-Недвижимость» оешмасының үсеш буенча директоры Эдуард Шәрәфиев Буадагы сайлаучылар белән очрашты. Чара районның мәдәни үсеш үзәгендә үтте, 300 кешелек зал шыгрым тулы булды.
Максим Конов үз чыгышында авыл хуҗалыгындагы проблемаларга басым ясап, аларны хәл итүгә өлеш кертәчәгенә ышандырды. Аның фикеренчә, бүген республика авылларының инфраструктурасын үстерергә кирәк. Эдуард Шәрәфиевнең максаты кыска - халык белән турыдан-туры эшләү. Марат Әхмәтов Татарстан агросәнәгать комплексындагы казанышлары турында сөйләп, шул өлкәдәге проблемаларны билгеләде.

- Республикада авыл хуҗалыгы ресурслары тулы көченә эшкә җигелми. Авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең һәм, гомумән, Татарстандагы авыл халкының активлыгы безнең мөмкинлекләребездән дә өстенрәк. Юкса, республикада ике дистәгә якын программабыз бар. Дәүләт Советы шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында закон кабул итте, былтыр республика бюджетыннан авыл хуҗалыгына 10 миллиард сум бүлеп бирелде. Авыл булса, дәүләт тә була, авыл булмаса, дәүләт тә булмый. Моны астагылардан башлап югарыдагыларга кадәр барысы да аңларга тиеш! - дип сөйләде Марат Әхмәтов.

Кандидатлыкка кандидат буларак сайлаучылар белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казан энергетика көллиятенең информатика укытучысы Раил Шәмсетдинов белән "сайлау алды узышы"н Лаешта ачып җибәрде.

Хезмәт министры "соры" хезмәт базарын легальләштерү һәм Татарстан районнарында яңа эш урыннары булдыру кирәклеге турында әйтте.
Төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов фикеренчә, Хөкүмәт вәкилләренең алдан тавыш бирүдә катнашуы сайлаучылар белән очрашуның әһәмиятен арттыра.

- Өстәвенә, дебатларда кызулыкның градусы арта. Моннан тыш, министрлар халык белән турыдан-туры аралаша ала, - диде Юрий Камалтынов.
Сайлау округларында чираттагы очрашу 30 мартта үтәчәк. Апрель белән майда дебатлар башлана, анда катнашу мәҗбүри. Алдан тавыш бирү 22 майда узачак. Бу көнне 560 участок ачылачак: алты сайлау округының һәркайсында 56дан алып 128гә кадәр, аларның адресларын алдан тавыш бирү сайтында табарга була (pg.er.ru). Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2016 елның 18 сентябрендә узачак Дәүләт Думасы сайлауларына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading