16+

Бердәм тариф кабул ителде

Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга республиканың көнчыгыш һәм көнбатыш зоналары өчен бердәй тариф кабул итте.

Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга республиканың көнчыгыш һәм көнбатыш зоналары өчен бердәй тариф кабул итте.

Бу - бер кубометр чүп-чарга 439,03 сум. Әлеге түләүдә өстәмә бәягә салым (НДС) исәпкә алынган.

Көнбатыш зона төбәк операторы “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” идарәче компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (ООО “УК ПЖКХ”) 1 кубометр чүп-чарга (НДСны исәпкә алып) тарифны 568,16 сумнан, ә көнчыгыш зона төбәк операторы “Гринта” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 538,92 сумнан билгеләүне сораган. Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты операторларның “аппетитларын” бераз киметкән.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк Федераль закон нигезендә, республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш йөртүгә бердәй тариф әле беренче мәртәбә кабул ителә.”Гринта” предприятиесе Чаллы шәһәренә һәм көнчыгыш зонадагы тагын 22 районга хезмәт күрсәтәчәк. Мисал өчен, хәзер “УК ПЖКХ” каты көнкүреш калдыкларын бер кубометрын 297 сумнан, ә эре күләмле калдыкларны кубометрын 341 сум хисабыннан чыгарган.

Казанда яшәүчеләр киләсе елдан ничә сум түли башлаячагы әлегә тәгаенләнмәгән. Казанлылар хәзергә чүп чыгарылган өчен түләүне торак мәйданының һәр квадрат метры исәбеннән башкара. Федераль законда төбәк операторы өчен нормативлар, киресенчә, кеше санына карата исәпләнгән.
Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты алдагы чорга ягъни 2020 елга тарифны, 2019 елда төбәк операторлары ел дәвамында каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга, эшкәртүгә, утильләштерүгә һәм күмүгә күпме чыгым тотканлыгын исәпләп-хисаплап, кабул итәргә ниятли. Димәк, әле чүп чыгару бәясе тагын да төшәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading