16+

Бердәнбер исән калган хатынның хәле ничек?

Зыян күрүче хәзерге вакытта реанимациядә.

Зыян күрүче хәзерге вакытта реанимациядә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Авиатөзелеш районының Симонов урамындагы фатирларның берсендә яшь пар туй көнен билгеләп үтәргә җыенганнар һәм танышларын кунакка чакырганнар. Кәеф-сафа корган вакытта, алар спиртлы эчемлекләренә наркотик матдә дә өстәгәннәр.

— Беренче фаразлар буенча, аны куллану нәтиҗәсендә ике гаилә дә агуланган,-дип хәбәр итте безгә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.- Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Республиканың баш токсикологы Алия Насыйбуллина белдергәнчә, хәзерге вакытта билгесез матдә белән агуланган пациентканың хәле тотрыклы, әмма авыр. Ул реанимациядә.

«Пациентка суррогат алкоголь белән агулану билгеләре белән китерелде безгә. Ул үз аңында. Хәзерге вакытта канында алкоголь булуга барлык лаборатор тикшеренүләр үткәрелә ", - диде ул.
Спиртлы эчемлек белән агуланган кызның сүзләренә караганда, иртән ул уянган һәм ирен, гаилә дусларын йокыларыннан уята алмаган. Нәкъ менә ул ашыгыч ярдәм чакырткан. Пациент сүзләренчә, алар виски эчкәннәр, ләкин нинди икәнен хәтерләми.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading