16+

Беренче эш көнендә үк акча тулы букча белән качкан кондукторны эзлиләр

Пассажирлар ташучы инде тиешле гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән, шикләнелүчене эзләү эшләре алып барыла.

Пассажирлар ташучы инде тиешле гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән, шикләнелүчене эзләү эшләре алып барыла.

Казанда беренче эш көнендә билет сатудан җыелган табыш белән качкан кондукторны эзлиләр. Бу хакта ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде.
Әлеге хәл беренче мартта кичке сәгать алтыда "Химиклар мәдәният йорты" тукталышында 37 нче номерлы маршрут автобусында килеп чыккан. Кондуктор, акча тулы сумканы алып качкан. Букчада өч мең ярым сум чамасы акча булган. Йөртүче аны куып тотарга тырышкан, ләкин булдыра алмаган.
"Кондуктор бүген эшкә беренче көн чыкты. Пассажирлар ташучы оешма гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер ир-атны эзләү бара", - дип ачыклык кертте Темляков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading