16+

Беренче катта яшәүчеләр лифт өчен түләүдән азат ителми

Күпкатлы йортта яшәүчеләр гомуми йорт милкеннән, мәсәлән, лифттан файдаланмаган очракта да, лифт өчен акча түләүдән азат ителми. Шундый аңлатманы коммуналь хезмәтләргә түләү буенча чыккан бәхәсләргә багышланган пленумда Россия Югары суды җиткергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән.

Судта гомуми йорт милкен карап торуга - торак биналарны кешеләр тормышы һәм сәламәтлегенә зыян китермәслек итеп төзек хәлдә тоту, гомуми милекне саклау. файдаланырлык хәлдә тоту һ.б. керүен искәрткәннәр. Моңа шулай ук капиталь төзекләндерү взносы түләү дә керә.

Дәүләт Думасы Торак кодексына - беренче һәм икенче катта яшәүчеләрне лифт һәм лифт шахтасын ремонтлау һәм файдалауга булган түләүләрдән азат итү турындагы элегрәк тәкъдим ителгән төзәтмәләрне кире какты.

Нәтиҗәдә, Россия хөкүмәте закон проектында лифтның гомуми йорт милке булуы ассызыклап әйтелгән. Ә гомуми йорт милкен карап тору йортта яшәүче барлык кешеләргә дә кагыла.

Әгәр дә лифттан кулланмаучылар взнослардан азат ителсә, ул чыгымнар муниципаль бюджетка йөкләнәчәк.

Шул ук вакытта торактан файдаланучылар гомуми җыелышта лифт өчен кемгә түләргә, кемгә түләмәскә икәнлеген - түләү суммасын өске катларда яшәүчеләр арасында бүлешеп, үзләре хәл итәргә хокуклы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading