16+

«Бергә булганда гына көчле без»

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында төрле конфессия вәкилләре катнашында узган Мәскәү-Симферополь-Казан видеокүперендә шундый фикер яңгырады. Әлеге чара 1 февральдә башланып китәчәк Бөтендөнья конфессияара дустанә багланышлар атналыгына багышланган иде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында төрле конфессия вәкилләре катнашында узган Мәскәү-Симферополь-Казан видеокүперендә шундый фикер яңгырады. Әлеге чара 1 февральдә башланып китәчәк Бөтендөнья конфессияара дустанә багланышлар атналыгына багышланган иде.

Мәскәү мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Илдар Галәветдинов  фикеренчә, дөньяда тынычлык, милләтләр арасында үзара хөрмәт, дуслык булсын өчен төрле дини оешмаларга бергә хезмәттәшлек итәргә, уртак проектлар эшләргә кирәк.

– Кызганыч, Мәскәүдә руханилар арасында мөнәсәбәтләрне тыгыз дип әйтеп булмый. Ун ел элек үзара очрашып, фикер алыша идек, диалог бар иде, бүгенге көндә һәр дини оешма үз эченә бикләнгән. Үзебез тарафыннан уздырылган чараларга башка конфессия руханиларын чакырабыз, әмма аларның барысы да килми. Бер-беребезгә игътибарлырак булсак иде. Тиздән православие руханилары белән берлектә уртак проектка алынмакчы булабыз. Ул хәйрия проекты булачак. Сирия, аерым алганда Ливан белән Дамаскка гуманитар ярдәм күрсәтергә, шул максат белән юлга чыгарга җыенабыз, – диде ул.
Кырым спикерлары төрле конфессия оешмалары арасында үзара аңлашу барлыгын ассызыклап үттеләр. Симферополь һәм Кырым епархиясе секретаре протоиерей Александр Якушечкин әйтүенчә, Кырымда төрле дин вәкилләре гомер-гомергә күрше булып яшәгән, үзара дуслык хәзер дә саклана.

– Әлеге уңайдан 1992 елдан бирле эшләп килә торган конфессияара совет эшчәнлеген билгеләп үтәсе килә. Без һәрдаим очрашып сөйләшәбез. Аның утырышларында Кырым башлыгы Сергей Аксенов та катнаша. Кырымда барысы сигез конфессия вәкиле яши. Без, әлбәттә, төрле, тик без бер-беребезне аера торган әйберне эзләмибез, киресенчә, берләштерә торган нәрсәләргә игътибар итәбез. Безнең арада уртаклык та бар, барыбыз да Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылабыз. Бергәләшеп социаль проектлар өстендә эшлибез. Яшүсмерләр өчен урам акцияләре, хәйрия концертлары оештырабыз, – дип сөйләде Александр Якушечкин.

Кырым мөфтие урынбасары Айдер Исмәгыйлев та, Александр Якушечкинның сүзләрен җөпләп, Коръәндә, бер-берегезгә яхшы эшләрдә булышыгыз, ә гөнаһта һәм дошманлыкта ярдәм итмәгез диелә, без шушы принцип белән яшәргә тиеш, диде.

Рус Православ Староверлар чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе кафедраль чиркәве идарәчесе урынбасары Василий Кириллов үзенең чыгышында Татарстанда һәр конфессиягә үсәр өчен мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте.

– Соңгы елларда гыйбадәт йортларын торгыза башладык. Яңа чиркәүләр төзүдә һәм искеләрен төзекләндерүдә Татарстан хөкүмәте актив ярдәм күрсәтә. Казан Изге Ана иконасы чиркәве яңадан торгызыла. Рус Православ Староверлар чиркәвенең Казан-Нократ епархиясенә кафедраль соборны кайтарып бирделәр. Анда староверлар музее ачылачак. Безгә алга таба да аңлашып эшләргә, яхшы күршеләр булып яшәргә кирәк, – дип сүзен тәмамлады ул.

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков әйтүенчә, без бергә, әмма буталышып яшәмәскә тиеш.
– Әлеге сүзләрне мин патриарх Кирилл авызыннан ишеттем. Бик дөрес әйтелгән сүзләр. Аны моннан да дөресрәк итеп әйтеп булмыйдыр да.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте православие һәм яһүди руханилары белән бергә хезмәттәшлек итүне максат итеп куя. Төрле дин вәкилләре арасында спорт чараларын еш оештыра, чөнки ул безне берләштерә. 5 февральдә дә волейбол турниры үтәчәк. Милләтара, динара мөнәсәбәтләргә игътибар шушы атналыкта гына түгел, көн дә булырга тиеш, – дип сөйләде Булат хәзрәт.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    алар бит бер рухани отделдан тугелме?

    Мөһим

    loading