16+

Берничә мең россияле үзләрен коронавирустан иминиятләштергән

Бөтенроссия иминиятләштерү союзы вице-президенты Дмиртий Кузнецов сүзләренчә, мондый мөмкинлектән файдалану һәр кешенең үз эше.

Бөтенроссия иминиятләштерү союзы вице-президенты Дмиртий Кузнецов сүзләренчә, мондый мөмкинлектән файдалану һәр кешенең үз эше.

Берничә мең россиялеле коронавирустан үзләрен иминиятләштергән. Мондый төр продукт илебездә вирусны беренче йоктыручылары хакында мәгълүмат таралуга барлыкка килгәнен хәбәр иткән идек инде. 

Коронавирустан, иминият оешмаларының күпчелеге, балаларны һәм 60 яшьтән өлкәннәрне иминиятләштерми. Шулай ук хроник авырулар булу да иминият суммасына тәэсир итми. 

Бөтенроссия иминиятләштерү союзы вице-президенты Дмиртий Кузнецов сүзләренчә, мондый мөмкинлектән файдалану һәр кешенең үз эше. 

“Моның ни дәрәҗәдә мөһим яисә мөһим булмавын да һәр кеше үзе хәл итә. Гомумән алганда, бу үз тормышыңны иминиятләштерү белән бер һәм ул бәхетсезлек очракларыннан иминиятләшүгә якын”, - дигән ул “Москва 24” телеканалына. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading