16+

Берьюлы ике яңалык: Зөя утрау-шәһәрчеге кунаклар көтә

Өч елга - Идел, Зөя һәм Чуртан белән уратып алынган Зөя утрау - шәһәрчегендә туристларны җәлеп итәр, сәяхәтләрен кызыклырак ясар өчен әледән-әле төрле чара-бәйрәмнәр булып тора.

Өч елга - Идел, Зөя һәм Чуртан белән уратып алынган Зөя утрау - шәһәрчегендә туристларны җәлеп итәр, сәяхәтләрен кызыклырак ясар өчен әледән-әле төрле чара-бәйрәмнәр булып тора.

Аларның чираттагысы 3-4 август көннәрендә булачак. “Халык көймәсе” дип аталган  әлеге фестивальдә Идел язмышына битараф булмаган, көймә төзү осталыгы булган алтын куллар белән якыннан таныштырырга уйлыйлар. Беренче тапкыр гына уздырылса да, катнашучылар да тамашачылар да күп булыр дип көтәләр оештыручылар.

Болай дип өметләнергә тулы җирлек тә бар. 1 август көнне   Россия тимер юлларының “Бердәмлек” акционерлык оешмасы ярдәме белән  Зөя станциясеннән Зөя утрау-шәһәрчегенә кадәр автобуслар йөри башлады. Моңарчы күп кенә туристлар еш кына Зөя утрау- шәһәрчегенә барабыз дип, Зөя станциясендә ялгышып төшеп калганнар. Ике арада берни дә йөрмәгәч, тарихи утрауга мең бәла белән барып җитәргә яки борылып кайтып китәргә мәҗбүр булганнар. “Юл газабы гүр газабы” дигән әйтемне еш искә алырга туры килгәндер аларга.  Ә хәзер авгутның беренче көненнән башлап, Зөя утрау-шәһәрчегенә барырга җыенган туристларның хәлләре бермә-бер җиңеләйгән. Тарихи урыннарга барырга җыенсаң, Казанның теләсә кайсы вокзалыннан Зөя станциясенә кадәр шәһәр яны электричкаларына билет аласың. Аннары шул ук кассадан Зөя утравына кадәр автобус билеты да юнәйтә аласың. Ә бу Зөя станциясеннән поезддан төшкәнеңне җайлы уңайлы автобуслар көтеп  торачак һәм ярты сәгать тә узмас син инде хыялыңдагы утрауда дигән сүз.  Билет бәясе 450 сум. “Кыйммәт!”- дияргә ашыкмагыз. Бу билетлар белән Зөя утрау-шәһәрчегендәге алты музейны бушлай кереп караганнан соң, шул ук билет белән Казанга да кайта аласың. Ә инде җирле халык, Яшел Үзән районы Түбән Вязовой авылы кешеләре өчен утрауга бару 25 сум гына.

Әлеге маршрутны 1 август көнне яңгыр сибәләп торуга да карамастан, тантаналы  рәвештә ачып җибәрделәр. Без төрле матбугат чаралары хәбәрчеләре беренче пассажирлар булдык.

– Әлегә биш рейс җибәрәбез, - диде “Бердәмлек”нең  генераль директоры Азат Әхмәтшин. - Ел әйләнәсендә, ял көннәрсез теләгәннәрне Зөя утрау-шәһрчегенә илтәчәк һәм алып кайтачак ул. Автобусларда 17 утыру урыны, барлыгы 52 кешегә исәпләнгән.

Яңа рейсны ачу тантанасында  Зөя утрау-шәһрчегенең музей коммплексы директоры Артем Силкин  әлеге маршрутның утрауга туристлар килүен 5 -10 процентка  арттырыр диде. Болай да әлеге тарихи утрауга баручылар саны  соңгы вакытларда 20 процентка арткан. “Тиздән 600 меңгә якынлаша”, - диде директор.  Зөя утрау- шәһәрчегендә без  чит ил туристларын да шактый очраттык. ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы бу объект күпләрдә кызыксыну уята.

Казаннан Зөя утрау-шәһәрчегенә барырга җыенган сәяхәтчегә кассадан ике билет алу бик үк җайлы булмаса  да, киләчәктә моны да җайга салырга уйлыйлар.

“Бердәмлек”нең бу уңайлы автобусларында Зөя утрау- шәһәрчегенә сәяхәт кылдык. Безне  яр буенда ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар.  Билетка кергән алты музейның да берничәсендә булдык. Әле узган ел гына ачылган  “Агач архитектурасы музее” аеруча ошады. Ул яңача технологияләр белән эшләнгән һәркемне кызыксындырырлык. “Гражданнар сугышы музее” да тарих китабыннан укыганарны кабат искә төшерергә булышты.

Гражданнар сугышының хәлиткеч мәле Шул Зөя утравындагы вәзгыятьтән  торган икән бит. Ә менә бу урынның 1552 елда Казанны алырга дип махсус төзелгән утрау-шәһәрчек булганын белгәч, тәннән кырмыскалар йөгергәндәй булды. Әйе, Угличта махсус шундый корылма төзеп, сал белән агызганнар бу шәһәрчекне. Казан ханлыгын шулай гына алып буласын аңлаганнар.  Тик тарихны үзгәртеп булмый, аннан бары гыйбрәт алып кына була. Шуның өчен генә булса да, Зөя  утрау - шәһәрчегенә барып килергә  кирәктер. Җитмәсә, хәзер юлы да җайланып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading