16+

"Без - 41нче ел балалары" фильмына 5 млн.сумга якын акча бирелгән

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләчәк фильмга милли үзаңны үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 4 миллион 700 мең сум акча бирелгән.

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләчәк фильмга милли үзаңны үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 4 миллион 700 мең сум акча бирелгән.

Бу хакта бүген узган кастингта "Татаркино" оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

“Әлбәттә, кино өчен бу акча аз, әмма әлегә булганына төшерәбез. Киләчәктә иганәчеләр табылыр дигән өметтә калабыз”, - ди Миләүшә Айтуганова. 

Сюжет буенча, вакыйгалар сугыш чорында бара.  “Без — кырык беренче ел балалары” повестенда Бөек Ватан сугышы чорында балаларның педагогия көллиятендә белем алуы тасвирлана. Сугыш елларында укырга килгән гади авыл балалары бик күп авырлыкларга дучар була. Алар алган белемнәренең киләчәктә кирәк булачагын тулаем аңлыйлар, шуңа күрә тырышып укыйлар. М.Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading