16+

Безнең аю түбәтәйле һәм читекле

"Казан" Гаилә үзәге мәйданчыгы территориясенә куелган төрле илләрне чагылдырган аю сыннары янында тиздән түбәтәйле, татар милли киемле аю да барлыка киләчәк.

Безнең аю түбәтәйле һәм читекле

"Казан" Гаилә үзәге мәйданчыгы территориясенә куелган төрле илләрне чагылдырган аю сыннары янында тиздән түбәтәйле, татар милли киемле аю да барлыка киләчәк.

Хәтерләсәгез, 1 июль көнне социаль челтәрләрдә Казан аюы эскизына бәйге игълан ителгән иде. Конкурска эшләр 10 июльгә кадәр кабул ителде һәм 10-15 июль көннәрендә социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән эскизлар буенча тавыш бирү барды. Җиңү яулаган эскиз авторы булып 18 яшьлек Миа Мусина танылды. Казан аюы, аның тәкъдиме буенча, түбәтәй, милли бизәкле камзул һәм читек кигән булачак.

Казан аюы күргәзмәгә 23 июльдә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына бер көн кала кушылачак. Күргәзмә исә башкалабызда 31 августка кадәр эшләячәк.

Фото: mirtesen.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading