16+

"Безнең бурыч – Чернобыльдән зур сабак алу"

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин Радиацион аварияләр һәм фаҗигаләрдә һәлак булучыларны искә алу көнендә татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин Радиацион аварияләр һәм фаҗигаләрдә һәлак булучыларны искә алу көнендә татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСының дүртенче энергия блогында шартлау була. Әлеге авария кешелек тарихындагы иң зур техноген фаҗига символына әверелә, анда дистәләгән мең кешенең гомере өзелә. Һәлакәтнең тискәре нәтиҗәләре республикада һәм бөтен дөньяда әле бүген дә сизелә.

37 ел элек Россия, шул исәптән Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре радиациягә каршы көрәш башлый. Берничә ел дәвамында алар, нинди куркыныч белән очрашырга туры килүен тулысынча аңламыйча, һәлакәт булган урында эшли.

Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә Татарстаннан өч меңнән артык кеше катнашкан. Кызганыч, нурланыш алу сәбәпле аларның күбесе инвалид калган.

«Безнең бурыч – әлеге авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашуларның истәлеген кадерләп саклау һәм Җирдә мондый фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын өчен бөтен көчебезне куеп Чернобыльдән зур сабак алу», - дип искәртте Рафис Хәбибуллин.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading