16+

Безнең ишегалды – күршелек территориясе

«Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова иҗтимагый оешмаларга, яшьләргә, Татарстан Республикасында яшәүчеләргә «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» акциясенә ярдәм итү мөрәҗәгате белән чыкты.

«Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова иҗтимагый оешмаларга, яшьләргә, Татарстан Республикасында яшәүчеләргә «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» акциясенә ярдәм итү мөрәҗәгате белән чыкты.

 Акциянең максаты – Татарстан Республикасы территориясендә ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту мәсьәләләре турында республика халкы белән иҗади фикер алышу. Акция вакытында уздырылган чаралар ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерүгә генә юнәлдерелмәгән, ә халыкның  ишегалды территориясенә сакчыл карашы, күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәт, хөрмәт һәм үзара аңлашу булдыру күздә тотылган.
Акция кысаларында Татарстанда яшәүчеләр өчен иҗади, спорт һәм интерактив чаралар үткәрү тәкъдим ителә. Иң мөһиме – өч номинациядә иҗади эшләр конкурсы булачак:
«Рәсем»
«Безнең ишегалды: Минем хыялдагы ишегалды» рәсем бәйгесе. Әлеге эшләрдә автор заманча ишегалды киңлеген чагылдырырга һәм хыялдагы ишегалдын сурәтләргә тиеш булачак;  «Фотография» «Безнең ишегалды – күршелек территориясе» темасына фото төшереп, автор ишегалды киңлегенең тышкы кыяфәтен, күршеләрнең дуслыгын, ишегалдында үтүче чараларны чагылдырырга, шулай ук ишегалдында яхшыртырга мөмкин булган урыннарны сурәтләргә тиеш булачак.
«Видеоязма»  «Безнең ишегалды: чиста ишегалды – уңайлы шәһәр», «Безнең ишегалды: кунакчыл шәһәр», «Безнең ишегалды: спорт ишегалды – сәламәт шәһәр», «Безнең ишегалды – күршелек территориясе», «Безнең ишегалды: биредә танылган кеше яши» темаларына социаль видеороликлар кабул ителә. Катнашучылар күршелек, ишегалларының чисталыгын чагылдырган видеоязмалар төшереп, ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга ярдәм итүче гомумкешелек кыйммәтләрен популярлаштырырга тиеш булачак.
Конкурс 2019 елның 1 августыннан 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Иҗади эшләрне акциянең электрон почтасына җибәрергә кирәк: nachdvor.rt@yandex.ru

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 22 июлендә «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия партиясенең төбәк Сәяси советы каршындагы иҗтимагый берләшмәләрнең консультатив советы утырышы узды, анда 30дан артык иҗтимагый коммерцияле булмаган берләшмә лидерлары катнашты. Чарада ТР халкының милли һәм республика проектларын эшләүдә, тормышка ашыруда, контрольдә тотуда актив катнашуы мәсьәләләре каралды. Иҗтимагый оешмалар лидерлары ТР Президенты тарафыннан хупланган «Безнең ишегалды» программасын формалаштыру буенча партия инициативасына югары бәя бирделәр. Хәзерге вакытта республика халкыннан программага тәкъдимнәр җыю бара. Барлыгы тугыз меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading