16+

"Безнең Татарстан" сәләтле яшьләрне барлый

Гадәти булмаган идеяләр, үзенчәлекле проектлар. Боларны барысын да теләгән һәр кеше 21-23 апрельдә "Безнең Татарстан" - "Наш Татарстан" Республика яшьләр форумы кысаларында Казанның IT-паркында оешкан күргәзмәдә күрә алачак.

Гадәти булмаган идеяләр, үзенчәлекле проектлар. Боларны барысын да теләгән һәр кеше 21-23 апрельдә "Безнең Татарстан" - "Наш Татарстан" Республика яшьләр форумы кысаларында Казанның IT-паркында оешкан күргәзмәдә күрә алачак.

Алтынчы тапкыр уздырыла торган әлеге бәйгегә меңнән артык гариза кабул ителгән булган. Иң үзенчәлекле дип табылган 42 проект күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

Республика яшьләр форумы Татарстанда 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Ел саен форум камилләшә, үзгәрә, ничек кенә булмасын төп максаты бер - яшьләргә төрле өлкәгә караган мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы тудыру, социаль яктан әһәмиятле, инновацион, җәмгыятькә файдалы идеяләрне тәкъдим итү, киләчәктә проектларын тормышка ашыру өчен партнерлар табу мөмкинлеге бирү. Форумда 14-30 яшьләрдәге сәләтле яшьләр катнаша, араларында мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары да бар.

Быел проектлар 10 тематик мәйданчыкка бүленеп бәяләнде. Финалга узучылар исемлеге билгеле дә инде. "Игелеклелек территориясе" мәйданчыгында волонтерлык эшен популярлаштыру, наркоманиягә каршы көрәшне пропагандалау темасына өстенлек бирелсә, "Мәгълүмат территориясе"ндә мәктәп газетасы, маркетинг тикшерүләренә кагылышлы проектлар тәкъдим ителгән. «Татар информ» агетлыгында форумның финалына әзерлек кысаларында уздырылган конференциядә ЮХИДИнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов "Куркынычсызлык территориясе" турында тулырак сөйләде.

- Быел бу юнәлеш буенча биш проект кабул ителде. Аеруча экологиягә кагылышлы, "Ягымлы автомобиль йөртүче" дигән мобиль кушымта проектлары игътибарга лаек. Кайсы вакыт юк кына идея дә җәлеп итәргә мөмкин. Әйтик, пластик шешәдән яктылык кайтаргыч браслет ясарга өйрәткән проектны да атамый мөмкин түгел. Юлда йөрү кагыйдәләрен фән белән бәйләп өйрәнү файдага, - ди Рифкать Миңнеханов.

Форум кысаларында фәнни темаларга укулар, мастер-класслар да булыр дип көтелә. Иң яхшы проект авторларына диплом, ноутбуклар, иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр биреләчәк. Тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңгән үзенчәлекле проект авторын 25 мең акчалата премия дә көтә. Форумның иң яхшы проектлары Татарстан делегациясе составына кереп, "iВолга" Идел буе федераль округы яшьләр форумы, "Таврида", "Территория смыслов" һәм "Итуруп" Бөтенроссия яшьләр форумнары, "Балтийский Артек" халыкара яшьләр форумы, "Машук" Төньяк Кавказ округы яшьләр форумы кебек федераль мәйданчыкларда катнашу хокукына ия булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading