16+

Бөгелмә районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган

SHACMAN һәм КамАЗ маркалы ике йөк транспорт чарасы бәрелешкән.

SHACMAN һәм КамАЗ маркалы ике йөк транспорт чарасы бәрелешкән.

27 декабрьдә 09:50 сәгатьтә Бөгелмә аша үтүче Казан-Оренбург юлының 292 километрында SHACMAN һәм КамАЗ маркалы ике йөк транспорт чарасы бәрелешкән. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәрелеш аркасында КамАЗ йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән каза урынында ук үлгән, икенче йөк машинасының йөртүчесе алынган җәрәхәтләр белән район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Беренчел фаразлар буенча, юл-транспорт һәлакәте каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан.  
Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.

Фото: http://bugulma-tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading