16+

Бөгелмәдә яшәүче ярты миллион сум акчасыннан колак каккан

Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган кырыгалдарлар кармагына эләккән ул.

Бөгелмәдә яшәүче ярты миллион сум акчасыннан колак каккан

Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган кырыгалдарлар кармагына эләккән ул.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча полиция бүлегенә  шул төбәк кешесе гариза белән мөрәҗәгать итә.

Аңлашылганча, ир-атка билгесез кеше шалтыраткан. Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган кеше, каза күрүченең ике банк картасыннан да акча күчерергә тырышалар, дип хәбәр итә. Шуннан соң, янәсе, ул телефонын куркынычсызлык хезмәткәренә бирә. Әңгәмә барышында "куркынычсызлык хезмәткәре" аңа ир-атның исеме һәм фамилиясе белән  мөрәҗәгать иткән һәм аларда акчаларны саклау программасы барлыгы турында сөйли, әмма моның өчен сакланган сумманы банкоматта карталардан алырга һәм аларны күрсәтелгән номерга күчерергә кирәк икән. Билгесез булган кешеләрнең сүзләренең дөреслегенә инанган беркатлы бөгелмәле банкомат янына килеп, акчаларын салдыра һәм мошенниклар күрсәткән абонент номерына күчереп куя. Алга таба аның телефонына махсус кодлар язылган смс-хәбәрләр килә башлый, ә ир-ат аларны кырыгалдарларга хәбәр итеп тора. "Банк хезмәткәрләре" барлык акчалар да якын арада аңа кире киләчәк, дип ышандыралар.

Тик кичкә таба зыян күрүче, үзен төп башына утыртуларын аңлап ала һәм кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итә, диделәр безгә ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading