Хаҗ кылучыларның беренче төркеме Мәккәдән Мәдинәгә килеп җитте.
Биредә алар Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетендә булдылар һәм кунакханәләргә урнашты. Шулай ук хаҗилар Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) каберенә зиярәт кылды, экскурсияләргә йөрделәр. Хаҗиларның самолеты Мәдинәдән Казанга бүген очар дип көтелә. Төнге сәгать бер тулып 25 минут узгач, алар Казан аэропортында булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар