16+

Бүген Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелә

Бүген Казанда шәһәр җәмәгать транспорты эше көчәйтелә, ә кайбер маршрутларның хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрә. Бу Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру белән бәйле, дип яза Казан мэриясе сайты.

Бүген Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасына үзгәрешләр кертелә

Бүген Казанда шәһәр җәмәгать транспорты эше көчәйтелә, ә кайбер маршрутларның хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрә. Бу Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көненә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру белән бәйле, дип яза Казан мэриясе сайты.

13.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр метрополитен эше эш көненең пик сәгатьләре графигы буенча оештырыла; шулай ук 1 номерлы «Горький шоссесы – Бала тудыру йорты» маршруты буенча йөрүче троллейбусның эш сәгатен 20.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр һәм 13 номерлы «Академик Глушко ур., 15 – Елга порты» троллейбусның эш сәгатен 13.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр арттырырга планлаштырыла.

Декабристлар урамы буйлап йөри торган 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89 номерлы автобуслар һәм Батурин урамы буйлап йөри торган 22, 28, 28а, 89 автобуслар эше 13.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр озайтылачак.

15, 29, 75 номерлы автобуслар шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә Уң як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы, алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;

6, 35, 37, 47 номерлы автобуслар шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә Татарстан ур. – Мәскәү ур. – Чернышевский ур. – Сул як Болак ур.– Астрономия ур. – Лобачевский ур. – К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы, алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;

74 номерлы автобус шәһәр үзәгеннән Кремль дамбасы юнәлешендә Татарстан ур. – Г.Тукай ур. – Б.Шаһиди ур. – Чернышевский ур. – Сул як Болак ур. – Астрономия ур. – Лобачевский ур. - К.Маркс ур. – Батурин ур. – Кремль дамбасы, алга таба маршруты буенча хәрәкәт итәчәк;

15, 29, 75 номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан шәһәр үзәгенә Кремль яр буе – Сәет-Галиев ур. – Б.Шаһиди ур.– Чернышевский ур. – Сул як Болак ур., алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;

6, 35а, 37, 47, 74 номерлы автобуслар Кремль дамбасыннан шәһәр үзәгенә Кремль яр буе – Сәет-Галиев ур. – Б.Шаһиди ур. – Чернышевский ур. – Мәскәү ур., алга таба маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;

2 номерлы «Г.Тукай мәйданы метро станциясе – Себер тракты (боҗра)» маршруты буенча йөри торган троллейбус хәрәкәте 29 август 20.00 сәгатьтән 30 августка кадәр ябыла, дип хәбәр итә Транспорт комитеты. 

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading