16+

Бүген кыш бабай белән кар кызы көне

Борынгы мәҗүсиләрдә бу көнне кыш бабай һәм кар кызы дип йөрткәннәр.

Борынгы мәҗүсиләрдә бу көнне кыш бабай һәм кар кызы дип йөрткәннәр.

Бу бәйрәмдә әлеге әкияти геройлар турында төрле риваятьләр, хикәятләр сөйләгәннәр. Элек электән кар кызы белән кыш бабай көне кышның тәмамлануын аңлаткан. Кыш китәргә ашыкмаса да, иртәгә 31 гыйнвар көнне Казанда кыш бабай белән саубуллашачаклар. Бу уңайдан бәйрәм чаралары Кремль буендагы ярда урнашкан әкияти шәһәрчектә узачак. Кунакларны төрле уеннар, ярышлар, концерт программасы көтә. Балалар быел соңгы тапкыр кыш бабайның мастерскоенда була алачак. Әлегә кадәр әкият шәһәрчегенә керү 100 сум булса, иртәгә сәгать 12.00дән 22.00гә кадәр бушлай булачак. Кыш бабай белән саубуллашу 16.00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading