Быел Татарстанның нефть тармагында сизелерлек уңышлар билгеләп үтелә, чимал табышы шактый артты һәм йөз меңнәрчә кулланучыларга нефть продуктларын өзлексез транспортлау тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәттә Нефтьчеләр көнен бәйрәм итүдә ясаган чыгышында белдерде.
Быел "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводында акрынлау кокслау корылмасы эшләтеп җибәрелү ярдәмендә Россиядә нефть эшкәртү күрсәткече иң югары ноктага иреште. "Татнефть"нең нефть химиясе һәм ваклап сату секторында югары нәтиҗәләргә ирешелде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. "Татнефть"нең социаль программалары буенча торак пунктлар төзекләдерелә. "Әлмәтнең бөтен тарихы нефть белән бәйле, ә Нефтьчеләр көне халык бәйрәменә әйләнде - диде Татарстан Президенты. - Без шәһәрнең Россиядә иң төзек, ә районның социаль планда тәэмин ителгән булуын күрәбез".
Әлмәтлеләрне бәйрәм белән Дәүләт Думасының VI чакырылышы депутаты Ринат Хайров та котлады.
- Бүген Әлмәт ике бәйрәмне берьюлы билгеләп уза. Һәм бу символик мәгънәгә ия. Алар ныклы бәйләнгән. Әлмәт зур нефть белән туган, шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе - нефтьчеләр. Әлмәтнең республика тормышында нинди урын алып торуы турында күп сөйләргә кирәкмидер. Монда Татарстан икътисадының төп нигезе булып торган нефть чыгарыла. Минем әти дә нефтьче иде һәм моның нинди авыр хезмәт икәнен яхшы беләм. Шуңа күрә буыннан буынга кара алтын чыгарып килгән кешеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә. Ә без нефтьгаз тармагы нәтиҗәле һәм табышлы эшләсен өчен барысын да эшлиячәкбез. Әмма Әлмәт нефть башкаласы гына түгел, монда шулай ук төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм спорт та зур үсеш ала. Әлмәтне тагын да матуррак итәр өчен нефтьчеләр башка һөнәр ияләре белән кулга кул тотынышып эшли, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар