16+

Бүген җәмәгать транспорты төнге икегә кадәр эшли

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырыла.

Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә, 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр, Казан халкына һәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү ял көне графигы буенча оештырыла.

Яңа ел төнендә җәмәгать транспортының эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр, метрополитенның төн уртасына кадәр озайтыла. 1 гыйнвар иртәсендә җәмәгать транспорты 7.00 сәгатьтән эшли башлый, эш көне 23.30га кадәр сузыла. Метрополитенның эш режимы үзгәрешсез кала – 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр. Раштуа бәйрәмендә, бәйрәм хезмәте тәмамланганнан соң, 1.30 сәгатьтә шәһәр халкын «Үзәк стадион» тукталышында 9 автобус һәм 1 троллейбус көтеп торачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading