16+

Бүген ретро-өмә уза

Бүген Урицкий исемендәге паркта ретро-өмә уза. Олимпия уеннары призеры, ватерполист Ирек Зиннуров өмәдә катнашучылар өчен иртәнге гимнастика үткәрә.

Бүген ретро-өмә уза

Бүген Урицкий исемендәге паркта ретро-өмә уза. Олимпия уеннары призеры, ватерполист Ирек Зиннуров өмәдә катнашучылар өчен иртәнге гимнастика үткәрә.

Ә шәһәрнең «Московский» мәдәният үзәге мәйданчыгы янында совет заманы ретро-автомобильләре һәм мотоциклларыннан торган күргәзмә оештырыла.

Өмә барышында җыелган чүпне төрләргә аерып, эшкәртүгә җибәрәчәкләр. Паркта чүп өчен махсус контейнерлар куелачак. Өмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашачак. Чараны «Бердәм Россия» партиясе оештыра. «Чиста ил» илкүләм проекты кысаларында «Бердәм Россия» уздырган өмәләрдә илнең 80 төбәгеннән барысы 1 180 000 кеше катнашты.

Өмә иртәнге тугызынчы яртыда башлана.

Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading