16+

Бүген Рөстәм Миңнехановның туган көне

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш көне ачык чаралар һәм рәсми очрашуларсыз узачак.

Бүген Рөстәм Миңнехановның туган көне

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш көне ачык чаралар һәм рәсми очрашуларсыз узачак.

Документлар белән эшләү республика җитәкчесенә хезмәттәшләреннән һәм якыннарыннан 62 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итәргә комачауламый.

Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә туган көнен эш урынында үткәрә, бүгенге дата искәрмә булып тормый. Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты рәсми котлауларны көтми.

"Рәсми котлаулар көтелми, мөгаен, алар хезмәттәшләреннән һәм якыннарыннан шәхси характерда булыр", - дип аңлатты Галимова. Аның сүзләренә караганда, кичәне республика җитәкчесе гаилә белән уздырачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килә - ул Арча район башкарма комитетын җитәкли. 1996 елда ул Татарстан Республикасы Финанс министры итеп билгеләнә, ә 1998 елда республика Премьер-министры вазыйфасын били. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан җитәкли.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Республикасы Президенты "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме җитәкчесе булып тора, шулай ук Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркемен җитәкли.
 

Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading