16+

Бүген “Студентлар язына 100 көн” акциясе кысаларында чаралар башланды

Әйе, иҗади студентларның иң якты бәйгесенә нәкъ менә йөз көн калды. Бүгеннән, ягъни 5 февральдән, "Студентлар язына 100 көн" дип аталган чаралар башланды.

Әйе, иҗади студентларның иң якты бәйгесенә нәкъ менә йөз көн калды. Бүгеннән, ягъни 5 февральдән, "Студентлар язына 100 көн" дип аталган чаралар башланды.

Быел Казан 15-20 май көннәрендә бөтен Россия буйлап өч меңгә якын иҗади студентларны кабул итәчәк. Әлеге җаваплы вакыйганы нәкъ менә безнең республикада үткәрү өчен студентларыбыз узган ел Владивостоктан беренчелекне яулап кайтты.

"Студентлар язы"н Казан инде өченче тапкыр үткәрә, моңарчы Россиянең төрле почмакларыннан килгән яшьләрне без 2001 һәм 2009 елда җыйган идек. Соңгысын шул хәтлек зур масштаб белән үткәргәнбез ки, ул "Студентлар язы" тарихында иң яхшысы дип табылган. Оештыручылар аптырашта - быел да йөзгә кызыллык китермичә, үзебез куйган планканы ук узып китергә кирәк бит. Ә хәзерге икъдисади хәлдә бу җиңел эш түгел.

- Студентлар бәйрәмен оештыру өчен Татарстан бюджетыннан 30 миллион сум бүлеп бирелде, өстәмә чыгымнарны федераль казна каплаячак. Ләкин нәкъ менә шундый вакытта "Студентлар язы" кебек матур, берләштерүче чаралар булуы шатландыра. Килгән кунаклар безнең яңа Казаныбызны күрәчәк, ул аларга хич шиксез ошыячак. Аның бит әле безгә дә финанс яктан файдасы бар. Бу туристлар җәлеп итү өчен менә дигән алым, - диде Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Руслан Гарифуллин.

Биш көн дәвамында барган "Студентлар язы" концертларын теләгән һәркем карый алачак. Бәйге Казанның төрле концерт залларында, шул исәптән Идел буе академиясендә дә үткәрелә. Бөтен концерт-тамашалар да бушка. Тамашачы залга сыймаса, концерт заллары урамга зур экран урнаштырачак.

- Минемчә, "Студентлар язы"н һәр студент карарга тиеш. Бу бит башка төбәкләрдән килгән үзең кебек яшьләр белән танышу, аралашу дигән сүз. Студент халкы нәзберек түгел, алар теләсә бер урындыкка ике кеше утырып та, идәндә урнашып та карый ала. Ничек булса да, бу чараны күздән ычкындырмагыз, - диде Татарстан Студентлар Лигасы президенты Элькин Искәндәров.

Катнашучылар ярышып кына калмый, ә Универсиада авылында көн саен кичке концертлар да куячак. Чит төбәк студентларына "Студентлар язы" милли татар колориты белән истә калыр, мөгаен. Ачылу тантанасының репетициясе әле башланмаса да, ул татар биюләре һәм җырларына бай булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Ә чәк-чәк һәм өчпочмакларсыз республикада бер чара да башланганы юк әле.

Бүген исә оештыручылар Казанның барлык студентларына бүләк ясарга булган. "Студентлар язына 100 көн" чарасы кысаларында барлык укучылар өчен Бауман урамында 15.00дә "Прогульщики» рок төркеме һәм республика иҗади коллективлары концерт куя. Кичке җидедә «Grand Cinema» кинотеатрында студентларга "Кун Фу Панда" мультфильмын күрсәтәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading