16+

"Бүген Татарстаннан кайгылы хәбәр килде..."

Самолет һәлакәтендә вафат булган Павел Музыченко турында аның танышлары: "Кыюлыгына һәм үҗәтлегенә сокландык", диләр...

Самолет һәлакәтендә вафат булган Павел Музыченко турында аның танышлары: "Кыюлыгына һәм үҗәтлегенә сокландык", диләр...

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең facebook.com сәхифәсендә кайгы уртаклашу сүзләрен язган. "Бүген Татарстаннан кайгылы хәбәр килде. Самолет һәлакәте нәтиҗәсендә хезмәттәшебез Павел Музыченко һәлак булган. Элегрәк ул республика Конгресс-бюросында эшләде, ә соңгы вакытта зур халыкара форумнар оештыру белән шөгыльләнде.

Парашют спортын Павел нык яратты. Без барыбыз да бу хакта белдек һәм аның кыюлыгына һәм бу эштә үҗәтлегенә сокландык. Эштә ул сүзендә торучы һәм эшен җиренә җиткереп башкаручы кеше иде. Күзләре һәрчак янды. Ул үзенең тормыш сөючәнлеге белән бөтен тирә-якны бизәде. Тормышны шул кадәр яраткан, туган Петербургтагы һәм Башкортстандагы вакыйгалар белән чын күңелдән кызыксынган кешене табу авыр. Безнең республиканы ул беренче көннәрдән үк бөтен йөрәге белән яратты.

Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу безнең барыбыз өчен дә зур югалту", - дигән Андрей Назаров.

kiziltan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading