16+

Биектау районының бер өлешендә котыру буенча карантин кертелде

Татарстанның Биектау районында йогышлы авырулар аркасында карантин кертелде. Бу хакта ТР Президенты указында әйтелә.

Татарстанның Биектау районында йогышлы авырулар аркасында карантин кертелде. Бу хакта ТР Президенты указында әйтелә.

Котыру авыруын Бөреле авылы территориясендә ачыклаганнар. Карантин вакытында ит сату, аны һәм эшкәртелмәгән тирене әлеге территориядән алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү һәм авыру терлекләрне сую тыела. Шулай ук сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә генә сатарга һәм кулланырга, тиресен һәм йонын дезинфекциясез сатарга ярамый.

Карантинныӊ срогы соӊгы котыру очрагыннан башлап 2 ай дип исәпләнә. Барлык тиешле чараларны тормышка ашыру Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсенә йөкләтелгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading