16+

Билеты булмаган баланы төшереп калдырган өчен 30 мең сумлык штраф көтә

Җәмәгать транспортыннан билеты булмаган баланы төшереп калдырган өчен 30 мең сумга кадәр штрафлар турындагы канунга Президент Владимир Путин кул куйды.

Җәмәгать транспортыннан билеты булмаган баланы төшереп калдырган өчен 30 мең сумга кадәр штрафлар турындагы канунга Президент Владимир Путин кул куйды.

Кондуктор һәм машина йөртүче ягыннан мондый гамәлләрне тыючы закон үзе үз көченә керде инде. Ә хәзер алар өчен җәза күләме дә расланды.
Россия Президенты Владимир Путин 16 яшькә кадәр булган билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан мәҗбүри төшереп калдырган өчен штраф билгеләүче законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Автобус шоферы мондый хокук бозганы өчен биш мең сум күләмендә, ә вазыйфаи затлар 30 мең сумга кадәр штраф түлиячәк. Законда әйтелгәнчә, сүз "җинаяти җәза булмаган" гамәлләр турында бара.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading