16+

Билгеле бер һөнәр ияләре өчен фатир алу буенча яңа ташламалы программа эшләячәк

Россиядә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен фатирларны ташламалы сатып алу программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Россиядә Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен фатирларны ташламалы сатып алу программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Банк һәм төзүче арасындагы тиешле килешү Көнчыгыш икътисади форумында имзаланган. 

Бу программа кысаларында беренчел кертем таләп ителмәячәк һәм база ставкасы киметеләчәк. Проектны булдыручылар сүзләренчә, бу медицина хезмәткәрләренә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. 

Бер төзүче компания җитәкчесе Александр Гайдуков программаны эшләтеп җибәрүне: "Бүген фатир мәсьәләсен отышлы хәл итү мөмкинлекләре азайды, шуңа күрә без мөһим килешүгә кул куйдык. Аның ярдәмендә халыкның тормышны коткаручы һәм сыйфатлырак итә торган кешеләр үзләренең торак шартларын яхшырта алачак", – дип шәрехләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading