16+

Биоресурслар дәүләт комитеты тыюлыкта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә чакыра

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты билгеләп үткәнчә, уникаль табигый объектларны, үсемлекләр һәм хайваннар генофондын саклау, табигый ресурсларны үрчетү өчен оптималь шартларны тәэмин итү аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыруның төп максаты булып тора.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты билгеләп үткәнчә, уникаль табигый объектларны, үсемлекләр һәм хайваннар генофондын саклау, табигый ресурсларны үрчетү өчен оптималь шартларны тәэмин итү аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыруның төп максаты булып тора.

Тыюлык фондын саклау гражданнарның күпләп ял итү һәм табигатькә чыгу чорында аеруча көнүзәк мәсьәләгә әйләнә. Исегезгә төшерәбез: тыюлыклар чикләрендә аеруча саклана торган табигый территорияләргә зыян китерә торган эшчәнлек, шул исәптән гомуми файдаланудагы юллардан тыш керү һәм учаклар ягу тыела.

Ел башыннан 283 шундый хокук бозулар теркәлде. Җәйге чор башланганнан бирле инспекторлар тарафыннан административ хокук бозулар турында 62 беркетмә төзелде. 

Хокук бозулардан саклану өчен, гражданнарга аеруча саклана торган табигый территорияләрдә урнашкан мәгълүмати аншлагларга игътибарлы булырга киңәш итәбез. Аеруча саклана торган табигый территорияләрнең тулы исемлеге, аларның чикләре һәм саклану режимы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында Аеруча саклана торган табигый территорияләрнең дәүләт реестрын раслау турында» 2009 елның 24 июлендәге 520 номерлы карарында һәм рәсми сайтта танышырга мөмкин. 

Моннан тыш, аеруча саклана торган территорияләр һәм аларның саклау зоналары чикләрендә законсыз төзелеш аерым контрольдә тора. Республика халкының ял итү һәм яшәү урыннарына, мәсәлән, төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле «Рус-немец Швейцариясе»нә аерым игътибар бирелә. Хәзерге вакытка кадәр табигать һәйкәле режимын бозулар теркәлмәгән. Бу хокук бозулар өчен административ штраф, зыянны түләү һәм законсыз төзелешне сүтү каралган. 

Белешмә: 
Бүгенге көндә республиканың тыюлык фонды гомуми мәйданы 465,109 мең га (Республиканың гомуми мәйданының 7 проценты) булган 193 аеруча саклана торган табигый территорияне тәшкил итә.

Шулардан:
-    2 федераль әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория;
-    187 төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория;
-    187 җирле әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading