16+

Биткоиннарда акча эшләргә хыялланган ир мең долларыннан колак каккан

Вахтовик үзенең җыйган акчаларын брокерга ышанып тапшырган.

Вахтовик үзенең җыйган акчаларын брокерга ышанып тапшырган.

Вахта ысулы буенча эшләүче Башкорстан кешесе биткоин-биржада акча эшләргә хыялланып, мошенниклар аркасында мең долларыннан мәхрүм калган.

ЯНАО Пуровский районында вахта ысулы буенча эшләүче ир-ат бу хакта полициягә гариза язган. Әлеге факт турында 27 сентябрьдә җирле Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

45 яшьлек зыян күрүче агымдагы елның июнендә мең доллар һәм 20 мең сумын биткоин-биржага керткән. Берничә айдан соң социаль челтәрләрнең берсендә аңа, брокерлык биржасында акча эшләп алырга үгетләп бер ир-ат язган. Акча күчкәннән соң, җинаятьче элемтәгә чыгудан туктый һәм зыян күрүченең шалтыратуларына җавап бирми башлый.
- Алдауның әлеге схемасы турында мөрәҗәгать итүче массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белгән, шуңа күрә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте, - дип Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре.
 Тикшерү бүлеге мошенниклык турында эш кузгаткан. Хәзер хокук саклаучылар җинаятьчене эзли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading