16+

Бюджетта эшләүче кемнәрнең хезмәт хаклары артачак?

1 октябрьдән федераль бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 5,1 процентка артачак.

1 октябрьдән федераль бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 5,1 процентка артачак.

Бу кешеләрне федераль түрәләр белән бутарга кирәкми. Сүз федераль хакимиятләр гамәлгә куючылар булган оешмалар хезмәткәрләре турында. Алар, аерым алганда: эре медицина клиникалары һәм федераль буйсынудагы институтлар; шундый ук фән һәм мәдәни оешмалар; федераль югары уку йортлары; медицина-социаль экспертиза учреждениеләре. 

Алар белән бергә федераль ведомстволар хезмәткәрләренең (дәүләт хезмәткәрләре булып саналмый торган (мәсәлән, машина йөртүчеләр) хезмәт хакын индексациялиләр. Шулай ук хәрби частьларның, федераль хакимиятнең "көч" органнары бүлекчәләре һәм учреждениеләренең гражданлык персоналына. Федераль бюджетчылар шактый күп җыела – 2 млн кеше.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading