16+

Болгар Ислам академиясендә татар теле: искесе – бар, яңасы – юк

Изге Болгар җирләрендә Ислам академиясе ачылганга ике генә ел булса да, инде чагыштырып нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бар.

Болгар Ислам академиясендә татар теле: искесе – бар, яңасы – юк

Изге Болгар җирләрендә Ислам академиясе ачылганга ике генә ел булса да, инде чагыштырып нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бар.

Болгар Ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов һәм академиянең проректоры Рамил Әдһәмов каләм әһелләре белән очрашып, укырга кабул итү комиссиясе эшчәнлеге хакында сөйләде.Б ыел кабул итү комиссиясенә, Болгар Ислам академиясендә укырга теләк белдереп, 182 кеше гариза язган. Аларны тикшергәннән соң магистратурага – 75, докторантурага 35 гариза кабул ителгән. Абитуриентларның күпчелеге Татарстаннан һәм Башкортстаннан. Шулай ук Дагыстаннан да егетләр бар. Булачак шәкертләрнең төп өлеше Казан ислам университетын тәмамлаган. Ерак Көнчыгыш мөфтие дә белемен Болгарда арттырырга ниятли.

Академиянең даны чикләрне дә узып чыккан. Элеккеге создаш республикаларда яшәүчеләр генә түгел, ерак чит илләрдән (Мисыр, Палестина, Алжир, Сүрия) шәкертләр килүе көтелә. Аларның белем дәрәҗәсе дә күзгә күренеп үсә. Гарәп телен камил белүчеләрнең саны да арта. Болгар академиясендә дини белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен җәйге мәктәп тә эшли. Анда булачак студентларны имтиханнарга әзерлиләр.
Академия чит илләр белән тыгыз багланышта тора. Мөгаллимнәр чит илләрдән килеп, шәкертләргә белем бирә. Аларны берничә айга гына чакырып, «Профессор визитлары» оештырырга уйлыйлар. Алар шәкертләрне гарәп теленә өйрәтергә тиеш. Күптән түгел генә Марокко корольлегендәге Абдулмәлик әс-Саади университетында булып, шундый үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барганнар. Әлеге университетта 100 меңләп шәкерт белем ала икән. Тагын Иордания, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Үзбәкстан белән дә шундый килешүләр төзергә җыеналар.

Бәлки тиздән Болгар Ислам академиясе Ислам илләре университетлары федерациясенә дә керер. Бу хакта да сүз бара. Андый очракта академиянең дөньякүләм дәрәҗәсе тагын да артачак, ди уку йорты җитәкчеләре.
Болгар академиясендә укулар – бушлай. Шәкертләр бөтен уңайлыклары булган бер кешелек бүлмәләрдә яши, дүрт тапкыр туклана, стипендия дә ала.

Академиядә күп нәрсәләр беренче тапкыр башкарыла. Әйтик, быел 10-11 сентябрь көннәрендә докторантураның 6 шәкерте диссертация яклаячак. Темалары башлыча дин мирасына кагыла. Аларның алтысы – үзебезнең татар егетләре, калган икесе – Дагыстан белән Үзбәкстаннан.
Әйе, безнең халык элек-электән гыйлемгә омтылган, һәр татар гаиләсенең өендә иң түрдә ак тастымалга төрелгән Коръән китабы торган. Ә инде үзебездә – Татарстаныбызда шундый абруйлы дини уку йорты булу бүген күп кенә яшьләр өчен серле ислам дөньясына туры юллар ачты.
Академияне тәмамлаучылар халык алдында үтемле вәгазь сөйли алсын өчен, бу уку йортында быел риторика дәресләре кертергә җыеналар. Казан театр училищесы белән сөйләшүләр алып барыла икән. Бу эшкә Габдрәүф Нуриев кандидатурасы каралган. Иске татар телен өйрәтергә дә уйлап торалар. Ә татар теле Болгар Ислам академиясендә фән буларак дәрес булып укытылмый икән. Факультатив тәртиптә генә өйрәнергә була, диделәр.

Киләсе елда академиягә килүче абитуриентларның белем дәрәҗәсе генә түгел, саны да артыр дип ышана җитәкчеләр.

 

Фото: tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading