16+

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы тамашачыга нинди сюрпризлар әзерләгән?

8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге чара ел саен үзгәрешләр, үзенчәлекләр кертә.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы тамашачыга нинди сюрпризлар әзерләгән?

8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Әлеге чара ел саен үзгәрешләр, үзенчәлекләр кертә.

Алар быел да булачак. Афишаларга концерт башлану вакыты сәгать 18.00 дип куелса да, оештыручылар тамашачыларны иртәрәк, сәгать 16.30га ук чакыра.

– Театр элгечтән башланган кебек, безнең тамаша да ишек төбеннән үк башланачак. Тамашага килүчеләрне уникаль утлы шоу көтә һәм алар “Пирамида” залына махсус алтын арка аша узачак. Бу “могҗиза иленә илтүче” дигәнне аңлата торган символик мәгънәгә ия арка булачак. Моннан тыш, тамашачыларны анимоторлар, сюрпризлар, тере музыка көтә. Шулай ук фотозонада танылган алып баручылар белән фотога төшү, аралашу мөмкинлеге дә булачак, - диде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов журналистлар очрашу вакытында.

Тантананың сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры Илфак Хафизов әйтүенчә, быелгы тантана “Җыр канатландыра!” девизы астында узачак.
Җырның тәэсир көчен, тылсымын һәм тел белән аңлатып бирә алмаслык хис-кичерешләрне радио дулкыннары аша гына түгел, ә нәкъ менә сәхнә аша җиткерү – безнең төп максатыбыз, - диде ул.       
Әлеге тантаналы чарада ел саен катнашып килүче популяр җырчы Илсөя Бәдрединова аның җырларын халык сайлап алуына аерым басым ясады.

– Яшермичә әйтәм, быелгы премияда мин “Түзәрлек булсаң гына” җырын җырлармын дип өметләнгән идем. Ләкин халык мин һич тә уйламаган башка җырымны сайлады. Бу минем үземә дә ниндидер нәтиҗәләр ясарга ярдәм итә. Кайберәүләр радиога ротацияга биргән җыр җиңеп чыга дип уйлыйм, ләкин һич кенә дә алай түгел. Бу тагын бер тапкыр премиянең гадел икәнлеген исбатлый. Моннан тыш, концертта тамашачыларга җырчылар белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Бу ике арадагы киртәләрне бетерә, - диде Илсөя.

Җырчы Илназ Баһ өчен “Халык мәхәббәте” номинациясе кадерле икән. Быелгы концертта ул “Бер күрешү – үзе бер гомер” җыры белән катнашачак. Ә Эльмира Нәгыймова быелгы премиядә беренче тапкыр гына чыгыш ясаячак. “Безнең өчен аеруча тамашачылар сөенде”, - диде ул.  

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына кагылышлы 3 актуаль сорау җавап

Лауреатлар ничек билгеләнә?

Илфар Кәримов әйтүенчә, җырларны чыннан да халык үзе сайлый. Беренчедән, лауреатлар “Кайнар хит” нәтиҗәләре буенча сайлап алына. Ай җиңүчесе автомат рәвештә премиянең номинанты була. Шулай итеп, унике катнашучы шушы проект аша билгеләнә. Икенчедән, “Җырлы сәлам” тапшыруына тыңлаучылар сораган җырлар да теркәлеп барыла. Сайт, социаль челтәрләр аша кабул итеп алынган теләк-тәкъдимнәр, эфирда булган радио ди-джейларның фикерләре дә искә алына.
 
Нинди номинацияләр булачак?

Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясенә быел 33 кеше лаек булыр дип көтелә. Елдагыча, артистлар “Тамашачы мәхәббәте”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк. Оештурычылар әйтүенчә, иң мөһим һәм әһәмиятле номинация – “Татар эстрадасы легендасы”. Тик быел аңа кем лаек булганы әлегә сер итеп саклана.

“Алтын йолдыз” сыны

“Алтын йолдыз” сынының дизайнын ТНВ каналының иҗади төркеме уйлап тапкан. Әлеге сын мәрмәр таштан күтәрелүче үсентене гәүдәләндерә. Үсентенең башында алты таҗлы йолдыз балкып тора, һәр таҗы аерым бер мәгънәгә ия: җыр, артист, җыр сүзләрен язучы шагыйрь, композитор, “Болгар радиосы” һәм, әлбәттә, халык. “Алтын йолдыз” сынының нигезендә торучы яшел мәрмәр Һиндстаннан кайтарыла. Махсус эретеп ясалган үсентенең үрнәге 2013 елда расланган. Алты таҗлы йолдызның уртасы Урал бәллүр кристалы белән бизәлгән.    

Автор фотолары
      

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading