16+

«Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын алып баручылар билгеле

8 декабрьдә узачак «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының алып баручылары билгеле булды. Бу хакта тантананың сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры Илфак Хафизов хәбәр итте.

«Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын алып баручылар билгеле

8 декабрьдә узачак «Болгар радиосы» VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының алып баручылары билгеле булды. Бу хакта тантананың сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры Илфак Хафизов хәбәр итте.

«Быелгы тамашаны радионың баш мөхәррире – продюсеры Илфар Кәримов белән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Һәм инде, билгеле, алып баручыларның берсе гүзәл зат булачак. Аның кем икәне – әлегә сер», – дип белдерде Илфак Хафизов.

– Әлеге тантана безнең өчен зур имтихан кебек. Бер яктан, халык алдында имтихан тотсак, икенче яктан – җырчыларыбыз каршында. Ел дәвамында халык мәхәббәтен яулаган җырларны һәм аларның башкаручыларын тиешле дәрәҗәдә тамашачыга тәкъдим итү бурычы тора. Быелгы тантана «Җыр канатландыра!» девизы астында узачак. Җырның тәэсир көчен, тылсымын һәм тел белән аңлатып бирә алмаслык хис-кичерешләрне радио дулкыннары аша гына түгел, ә нәкъ менә сәхнә аша җиткерү – безнең төп максатыбыз», – диде Илфак Хафизов.

«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, аларны «Алтын йолдыз» сыны белән бүләкләү, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. Ә бу исә бик зур җаваплылык һәм чагыштыргысыз хезмәт таләп итә. Җыр-моңны үлчәүгә салып булмаганга, «Болгар радиосы» халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый. Әле генә табадан төшкән җырларны, еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп, заманның алга барышын һәм халкыбызның бетмәс-төкәнмәс моң чишмәсен барлау нәтиҗәсе бу.

ТНВның PR бүлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading