ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән тарихи Болгар җире бүген бик аз өйрәнелгән. Бабаларыбыз яшәгән бу җирләргә барган саен үзең өчен яңалык ачасың, Болгарны яңа яктан ачасың. Изге шәһәр бары 3 процентка гына өйрәнелсә дә, Болгарның Идел буенда, дөньяда тоткан урыны турында күзалларга мөмкин. Кичә «GREAT BOLGAR» («Бөек Болгар») дип исемләнгән китап тәкъдир...
Ул сыйфатлы кәгазъдә, 400 дән артык битле. Басма инглиз телендә. Ул үз эченә дүрт меңгә якын иллюстратив материал сыйдырган. Биредә төрле төбәкләрдән егермеләп галимнең фәнни хезмәтләре урын алган. «GREAT BOLGAR» китабына 1987 елларда ук әзерләнгән фәнни хезмәтләрене дә очратырга мөмкин. Китап ике елга якын әзерләнгән, аның бюджеты 3 миллион сум.
Биредә Болгар музей тыюлыгындагы үткәрелгән археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган материаллар һәм Болгар цивилизациясенә багышланган музейдагы экспонатлар кертелгән. Болгар тарихын чагылдырган китапның рус телендәге варианты моннан бер ел элек дөнья күргән иде. Ә инде инглиз телендә бастырылуы исә укучылар аудиториясенең киңрәк колачларга дигән максаттан эшләнелгән. Әлеге яңа басма чит ил университетларына, тарих институтларына һәм китапханәләргә таратылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар