Җыенга Россиянең 43 төбәгеннән 97 делегат җыелды.
Татар федераль милли-мәдәни автономия 25 ел дәвамында эшчәнлек алып бара. Аның составына 38 региональ һәм 7 җирле автономия керә. Утырыш барышында составка тагын бер оешма өстәлде: Хабаровск милли-мәдәни автономиясе.
Автономиянең рәисе Илдар Гыйлметдинов әйтүенчә: "25 ел элек нигез салынган оешма бүген дә актив эшли. Әйтергә кирәк, без Россия күләмендә иң зур милли оешмаларның берсе һәм шушы вакыт дәвамында гел үсеш юнәлешендә бардык! Автономия барлыкка килгәндә дистәдән артык оешма керә иде, бүген аларның саны 50гә якын. Бу - регионнардагы татарларының активлыгын, татар милләтен үстерүгә көч куярга әзерлеген дәлилли".
Исегезгә төшерәбез, милли-мәдәни автономиянең беренче рәисе 1998-2002 елларда Индус Таһиров, 2002-2007 елларда Римзил Вәлиев булды. Илдар Гыйлметдинов 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр рәис булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар