16+

Болгардагы Ак мәчет каршында ярымшәрә биегән җырчы гафу үтенде (ВИДЕО)

Татарстан җырчысы Резеда Ганиуллина Болгарда Ак мәчет каршында биегән клип өчен гафу үтенде. Бу хакта ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз битендә язган.

Ганиуллина тормышының 10 елын багышланган көнчыгыш биюләрен үзенең үзенчәлеге дип атаган. "Көнчыгыш биюе камил башкарылган, биюче - ул стриптиз түгел, ә сәнгать әсәре. Бию, җыр, сәнгатьле сүз - ул эстрада жанры" дигән. Шул ук вакытта артист клибы белән рәнҗеткән кешеләрдән гафу үтенгән.

Искәртеп үтик: Болгарда Ак мәчет каршында ачык киемдә биеп җырлаучы клибы уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз фикерен белдерде: "Мәчет бию урыны түгел дип ачык әйтәм. Болгар җире татар халкы өчен бик әһәмиятле. Татарларның ислам традицияләре нәкъ шуннан башлана. Ул безнең мәдәният, безнең гореф-гадәтләр нигезе".

Элегрәк социаль челтәрләрдә клип уңаеннан бәхәс чыккан иде.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading