16+

Болгарга 30меңләп турист киләчәк

14-15 августта Болгардагы "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивале узачак. Әлеге чарага 30 меңләп турист килер дип көтелә.

14-15 августта Болгардагы "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивале узачак. Әлеге чарага 30 меңләп турист килер дип көтелә.

- Күп туристлар агымын нинди дә булса вакыйгаларга бәйле чаралар җәлеп итә. Болгарда шундыйлар әлегә азрак. Шуңа да "Сулица" үзәгенең биредә тарихи фестиваль уздыру инициативасын без хупладык. Быел ул икенче тапкыр уздырыла һәм без узган ел оештыру эшләрендә булган кимчелекләрне исәпкә алырга тырыштык, - ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Быел фестиваль мәйданчыгы шактый киңәйтелә икән. Россия җыелма командасы спортчылары катнашындагы урта гасырлар сугышларыннан тыш, быел иң зур тарихи ярминкә, интерактив уеннар һәм XIV-XV гасырлар аш-суы булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading