16+

“Боз бер сәгать яуды": түбәләр тишелеп беткән, машиналарның карар җире юк

Температураның бер төшеп, бер күтәрелүе табигать аномалияләренә китергән. Уңашка өмет инде юк.

“Боз бер сәгать яуды": түбәләр тишелеп беткән, машиналарның карар җире юк

Температураның бер төшеп, бер күтәрелүе табигать аномалияләренә китергән. Уңашка өмет инде юк.

16 июнь көнне Кубаньда көчле яңгыр һәм боз яуган. Температураның бер түбәнәюе, бер күтәрелүе табигать аномалияләренә китергән. Нәтиҗәдә, Краснодар краеның Калинин районында тавык йомыркасы кадәр бозлар яуган.

Фотолардан күренгәнчә, татлы чия уңышын биредә быел бөтенләй дә көтәсе түгел. Аны боз коеп бетергән. Бакчаларга да зыян килгән. Боз машиналарны җимергән, тәрәзәләрен ватып бетергән.

"Болытлар бик озак килде, бик каты дөбердәде. Бик куркыныч булды. Аннан яңгыр тотынды, аның артыннан боз. Анысы бер сәгать яуды”, - дип сөйләгән “Комсомольская правда” газетасы журналистына җирле халык.

Тавык йомыркасы кадәрле боз уңышка гына түгел, йорт түбәләренә дә зыян салган. Күбесе тишелгән һәм коеп яуган яңгыр суы фатирларга да кергән. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading