16+

Бразилия пляжында совет диңгезчеләре хаты салынган шешә табылган: анда ни дип язылган?

Бразилия туристлары үткәннәрдән хат алганнар. Студентлар төркеме совет диңгезчеләре хат язып салган шешәне тапканнар.

Бразилия туристлары үткәннәрдән хат алганнар. Студентлар төркеме совет диңгезчеләре хат язып салган шешәне тапканнар.

Көтелмәгән табылдыкка алар пляжда ял иткән вакытта тап булганнар. Шешә эчендәге хатны шунда ук укый алмаганнар, чөнки анда русча язган булганнар.

Студентлар хатны укуда ярдәм сорап, интернетка аның фотосын урнаштырганнар. Аларның мөрәҗәгатенә дистәләп кеше җавап биргән, дип хәбәр итә "Россия24".

Әлеге хатта диңгезчеләр, коры законга каршы килеп, әлеге шешәне бушатулары турында язганнар.
 
Белгечләр, диңгезчеләр хатны 90нчы елларда ташлаган дип фаразлый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading