16+

Брейн-ринг төрле конфессия вәкилләрен җыя

Иртәгә Казанда "Мин үз Ватанымны яратам, мин үз илем белән горурланам!" дип аталган брейн-ринг уза. Анда төрле конфессия вәкилләре катншачак.

Иртәгә Казанда "Мин үз Ватанымны яратам, мин үз илем белән горурланам!" дип аталган брейн-ринг уза. Анда төрле конфессия вәкилләре катншачак.

Чара "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында уздырыла. Инде традициягә әйләнгән брейнг-рингта 6 кешедән торган 4 команда катнаша. Һәр команда төрле конфессия вәкилләреннән формалашкан. Катнаш командалар Россия тарихы, аның халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, шулай ук илнең алдынгы конфессияләре нигезләре буенча белемнәрен күрсәтәчәкләр.

Магистр буларак Россия ислам институты ректоры Р.Мөхәммәтшин, Казан руханилар семинариясе ректоры о.Евфимий һәм тарих фәннәре докторы, Казан федераль университетының дөньякүләм сәясәт һәм халыкара икътисади мөнәсәбәтләр кафедрасы җитәкчесе Р.Нәбиев катнашачаклар.

Брейн-ринг 18.00 сәгатьтә ТР Фәннәр академиясенең (Бауман ур., 20) кече залында уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading