16+

Бәрәңге чипсылары белән фри ашарга яратучылар өчен күңелсез хәбәр

Моннан берничә көн элек белгечләр банан дефициты турында да хәбәр итте.

Моннан берничә көн элек белгечләр банан дефициты турында да хәбәр итте.

Чипсы ясый торган бәрәңге сорты югалу алдында. "Рассет Бурбанк" дип аталган сорт Төньяк Америкада үсә. Аңарда крахмал бик күп һәм кыздырганда үзенчәлекле тәме бар. Шуңа да күп кенә рестораннар шул сорт бәрәңгегә өстенлек бирә. Айдахо штаты фермерлары глобаль җылыну аркасында таулардагы карлар тиз эри һәм су запасы калмый дип борчыла. Кар җәй буена эри һәм бәрәңгегә шул дым җитә торган булган. Эссе һәм коры һава исә бәрәңгенең тәмендә дә чагылачак, үсү темпын да киметәчәк.  
Моннан берничә көн элек белгечләр банан дефициты турында да хәбәр итте. Азия белән Австралиядә киң таралган куркыныч бер гөмбәчек Көньяк Америкада да табылган. Колумбия белән Гондураста беренче плантацияләр ябылган да инде. Авыруны химикатлар ярдәмендә бетереп булмый, чир таралган туфракны да кимендә утыз-кырык ел кулланырга ярамый.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X