16+

Бөтенроссия халык санын алу тагын чигереләчәк

Мондый карарга сентябрьдә узачак сайлаулар аркасында килделәр. 

Мондый карарга сентябрьдә узачак сайлаулар аркасында килделәр. 

Башта ул 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, әмма ул вакытта аны коронавирус эпидемиясе аркасында чигерделәр.

Президент Владимир Путин да Бөтенроссия халык санын алуны уздыруларын күчерү турындагы тәкъдимне хуплады. «Әгәр җанисәп алучылар  һәм сайлау буенча агитаторлар өйләр буенча бергә йөри башласа, бу кешеләрдә киеренкелек, тискәре фикерләр тудырачак. Кече шәһәрләрдә һәм районнарда җанисәп буенча да, сайлаулар буенча да укытучылар белән социаль өлкә хезмәткәрләре эшли», – диде президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Быел Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр цифрлы форматта узачак. Чараның төп яңалыгы – «Дәүләт хезмәте» порталында электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге булачак. Торак йортлар буенча йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләрдә дә катнашырга мөмкин булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading