16+

Бу атна ахырында Динозаврлар паркы ачыла

5 июньдә "Казан-Арена" стадионы каршындагы мәйданчыкта Динозаврлар паркы ачыла.

5 июньдә "Казан-Арена" стадионы каршындагы мәйданчыкта Динозаврлар паркы ачыла.

Гомуми мәйданы 6500 квадрат метр булган «Динопарк Трэвел»да 105 динозавр урнашачак. Иң зур динозавр 18 метр биеклектә булыр дип көтелә. Гигант динозаврның берсе хәтта бии дә белә ди.
Парк эчендә кечкенә генә бассейн да булачак. Анда балалар электр моторлы көймәләрдә йөриячәк. Паркка килүчеләр аерым түләү белән картингка да керә ала. Төп аллея янәшәсендә сувенирлар сатыла торган киосклар белән туклану урыннары булдыру каралган. Инвесторлар әлеге күңел ачу паркыннан җәй буена 250 миллион сум акча эшләргә ниятли, дип яза "Бизнес-онлайн"электрон газетасы.
Паркка керү билеты - 500 сум. Бер олы кеше 14 яшькә кадәрге ике баланы бушка алып керә алачак. Инвалид балалар паркка бушка керә.


Динозаврлар паркы 15 октябрьгә кадәр эшләячәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading