16+

Бу атнада Рифкать Миңнеханов байкерлар белән очрашырга җыена

Татарстанның ЮХИДИ җитәкчелеге һәм аның башлыгы Рифкать Миңнеханов 22 июльдә Казанда мотоберләшмә вәкилләре белән очрашырга җыена.

Татарстанның ЮХИДИ җитәкчелеге һәм аның башлыгы Рифкать Миңнеханов 22 июльдә Казанда мотоберләшмә вәкилләре белән очрашырга җыена.

Узган атнада Казанда хокук сакчылары белән байкерлар арасында низаг чыккан иде. Ул вакытта биш байкер полиция бүлегенә, тиешле таләпләргә туры килмәгән мотоцикллар махсус машина кую урынына озатылды. ЮХИДИ хезмәткәрләрен байкерлар үзләренә урынсыз бәйләнүдә гаепләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading