16+

"Бу чемпионатны күрми калырга ярамый"

Бүген Ворлдскиллс чемпионатының икенче көне.

Бүген Ворлдскиллс чемпионатының икенче көне.

Конкурсантларның эше белән танышырга Казан халкы да күпләп килә. "Казан экспо"га тамашачылар өчен бушлай махсус автобуслар йөри. Әйтергә кирәк: автобуслар халык белән шыгрым тулы. Ә иң сөенечлесе: алар арасында балалар һәм яшүсмерләр күп.

"Казан экспо"га мәктәп укучыларын махсус та алып киләләр. Алар өчен экскурсияләр оештырыла.  Тамашачылар көне буе күргәзмәләр үзәгендәге кластерларда йөреп, конкурсантларның эше, биремнәрне  ничек үтәүләре белән таныша.

Нурлат районыннан килгән Якуп Мусин күргәзмәләр үзәгенә электричка белән килгән.

- Казанда уза торган шушындый масштаблы чараны карарга махсус килдем, - ди ул. - Өлкән яшьтә булсам да, мине бигрәк тә яңа технологияләр белән эшләү кызыксындыра.
Яшьләребез өчен куанып та куйдым: хәзер аларга эшләр һәм үзләрен сынап карар өчен нинди генә мөмкинлекләр юк!
Сәләтле егет-кызларны күрә, аларны үстерә беләләр.
Монда килгән яшүсмерләр дә конкурсантларның эшен күреп, бәлки, үзләренә киләчәк һөнәрен дә сайлап куярлар. Бу чемпионатны күрми калырга ярамый, - ди ул.

Ленар Муллиев гаиләсе белән килгән. Алар ресторан сервисы компетенциясендә катнашучы Тимур Каюмов өчен җан аталар.
Аңарга уңышлар телибез, ди Ленар.

Казахстаннан күзәтүче булып килгән Мәдинә Казанга беренче килүен һәм шәһәребезне ошатуын сөйләде.

Иске татар бистәсен, Казан Кремлен барып күргән ул.
- Казан бик матур шәһәр, - ди Мәдинә. Чемпионатның оештырылуын да югары бәяли ул. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading