16+

Буа кешесендә дә коронавирус расланган...

Буа кешесе үпкә ялкынсынуы белән чирләп киткәч, Казанга җибәрелә. Биредә мәҗбүри тәртиптә ул коронавирусны ачыклаучы анализ тапшыра.

Буа кешесендә дә коронавирус расланган...

Буа кешесе үпкә ялкынсынуы белән чирләп киткәч, Казанга җибәрелә. Биредә мәҗбүри тәртиптә ул коронавирусны ачыклаучы анализ тапшыра.

Нәтиҗәләре куандырырлык түгел. Оператив штаб хәбәре буенча, әлеге пациентта «таҗлы вирус» диагнозы расланган. Аның белән тыгыз элемтәдә булган кешеләр өйләрендә карантинга урнаштырылган. Аларның сәламәтлеген һәркөнне мобиль төркем белгечләре күзәтеп тора.

Ни кызганыч, әлеге чирдән зарар күрүчеләр саны көннән-көн арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуыгызны үтенәбез. Барлык гражданнарга, бигрәк тә өлкәннәргә, хроник авырулары булган кешеләргә җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр киметергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм өйдә калу мөмкинлеген сакларга киңәш итәбез.
 

Фото: pixabay.com
Чыганак: buinsk-tat.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading