16+

Булачак солдатлар армиягә киткәнче тест тапшырачак?

Казанда хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыелма пунктларга җибәргәнче, Covid-19 вирусына тикшерү үтәргә тәкъдим иттеләр. 

Казанда хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыелма пунктларга җибәргәнче, Covid-19 вирусына тикшерү үтәргә тәкъдим иттеләр. 

Идел буе һәм Вахит районнарының хәрби комиссары Шамил Ханнанов дәүләт һәм муниципаль органнарына хәрби комиссариатларга ярдәм күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте. “Сәламәтлек саклау идарәсе дә коронавируска тест үткәрүдә ярдәм күрсәтсен иде. Аны булачак солдатлар җыелма пунктларга барырга 3 көн кала узарга тиеш”, - ди хәрби комиссар.

Быелгы чакырылышның үзенчәлеге – Россиянең кораллы көчләренә вирус үткәрмәү. Бу максаттан хәрби комиссариатларда барлык саклану чаралары күрелә.

Казанда 4,5 мең кеше чакырылышка тәкъдим ителгән. Аларның 3 меңе уку сәбәпле, чакырылыштан кичектереләчәк. Моннан тыш, 800дән артык кеше төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәттән азат ителгән.

Россиядә көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланды. Егетләрне армиягә җибәрү 15 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казаннан барлыгы 639 кеше хезмәт итәргә барыр дип көтелә. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading