16+

Булачак журналистларны нәрсә борчый?

“Шәһри Казан” редакциясе журналистлары Эльвира Шакирова белән Динара Әхмәт Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында очрашуда булды.

Булачак журналистларны нәрсә борчый?

“Шәһри Казан” редакциясе журналистлары Эльвира Шакирова белән Динара Әхмәт Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында очрашуда булды.

Икенче курста укучы студентлар белән очрашуны остазлары, танылган алып баручы Миләүшә Сибгатуллина оештырды. Бу – журналистика юнәлеше буенча белем алучы укучылар. Кайберләре инде төрле газета-журналларда, телевидениедә эшли.

Иң элек кунаклар үзләре белән таныштырды, эшчәнлеге турында сөйләде. Аннан соң студентлар Эльвира Шакирова белән Динара Әхмәткә сораулар яудырды. Эльвира – 15 ел дәвамында шоу-бизнес темасын яктыртучы талантлы журналист. Аның “Болгар радиосы”, ТНВ һәм “Мәйдан” каналларында эшләве дә билгеле. Динара исә милләт темасын яктырта, читтә яшәүче татарлар турында яза. Шулай ук “Шәһри Казан” карамагында чыгып килүче “Без бергә” газетасы өчен дә җаваплы әле ул.

Очрашуда “текстны тәрҗемә иткәндә, нәрсәгә игътибар итәргә?”, “фикерләү русча булса, нишләргә?”, “сүз иреге бармы, кирәкме ул?”, “текстка баш исемне ничек куярга?”, “герой белән әңгәмә барышында үзеңне ничек тотарга?”, “әңгәмәдәш “җайсыз” булса, нишләргә?”, “артистлар белән эшләү җиңелме?” һәм башка темаларга фикер алышу булды. 

Дәрес ахырында студентлар әлеге очрашу турында кыска яңалык язарга һәм аңа кызыклы баш исем куярга тиеш иде. Кыскасы, мастер-класс форматында узган очрашу студентларга файдалы да, кызыклы да булды. Дәрес тәмамланганнан соң да, кайбер укучылар кунаклар янына килеп, әйтергә өлгермәгән сорауларын бирде. 

Сүз уңаеннан, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Филология. Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика” юнәлеше буенча быел барлыгы 25 бюджет урын каралган. Тулырак мәгълүмат белән институтның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading