16+

Булат Мусин үзенчәлекле җиңүе белән көрәш тарихына керде

Моңа кадәр татар көрәшчеләренең иганәчеләр призына бил алышканы юк иде әле.

Моңа кадәр татар көрәшчеләренең иганәчеләр призына бил алышканы юк иде әле.

“Манзара-2020” бәйгесендә шәһәр һәм район Сабан туе баш батырларының чемпион билбавы өчен көрәшеннән тыш иганәчеләрнең аерым призлары өчен дә бил алыштылар.

Аерым призга Казанның Яңа Савин районы өчен бил алышучы Булат Мусин белән Теләчедән Ренас Кәлимуллин көрәште. Булат “Манзара” бәйгесендә Яңа Чишмә районы Сабан туе батыры буларак та катнаша алыр иде. Әмма иганәчеләр призына дәгъва кылучыларга "Манзара"ның чемпион билбавы өчен бил алышу рөхсәт ителми.

Нәтиҗәдә Булат Мусин 7:1 исәбенә Ренас Кәлимуллинны отып, үзенчәлекле җиңүе белән көрәш тарихына керде. Моңа кадәр татар көрәшчеләренең иганәчеләр призына бил алышканы юк иде әле. Булат шундый тәүге алышның җиңүчесе булды.

Иганәчеләрнең призы да саллы иде: аларның икесенә дә 50шәр мең акчалата бүләк тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading