16+

Бурятиядә 11 айлык бала бер тәүлек үлгән әти-әнисе янында яткан

Ирле-хатынлының мәетләренә ир-атның хезмәттәшләре тап булган. Ир эшкә чыкмагач, аның хәлен белергә килә алар.

Ирле-хатынлының мәетләренә ир-атның хезмәттәшләре тап булган. Ир эшкә чыкмагач, аның хәлен белергә килә алар.

Фатирлары беренче катта булгач, тәрәзә аша гына карыйлар.

Мәетләрне күреп, полиция чакырталар һәм ишекне ватып керәләр. Алар янында 11 айлык бала да ятып торган. Фатирда травматик пистолет та табылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, хатыны иренә аткан, аннары үзен атып үтергән.

Шуңа охшашлырак хәл Удмуртиядә дә булган иде. Можга шәһәрендә ДЦП һәм эпилепсиядән интегүче 13 яшьлек бала үлгән әнисе белән бер атна яшәгән һәм бернинди ярдәм булмагач, үзе дә үлгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading